Музей МБОУ "КСШ №4" Кукморского муниципального района РТ

          29 марта 2007 года состоялось долгожданное событие – открытие школьного краеведческого музея. В школе с момента ее основания велась краеведческая работа. С 1990 года ученики школы под руководством учителя истории Назмутдинова З.М. участвуют в археологических раскопках Булгара. Всего организовано 12 экспедиций, в которых приняло участие свыше 120 человек. С 2006 года организацией экспедиций вместе с Зиятдином Мухарлямовичем занималась учитель татарского языка и литературы Нургалиева В.Г. Деятельность школьных краеведческих кружков позволила начать работу по созданию музея. Большую работу по сбору материала и оформлению стендов проделали учителя татарского языка и литературы Мустафина Р.К. и Мустафина Л.А., руководитель фотокружка Назмутдинов З.М.

 

   

“Туган якны өйрәнү” түгәрәге җитәкчесе,  музей эшен башлап йөрүчеләрдән берсе булган Нәҗметдинов Зиятдин Мөхәрләм улының мәктәп тормышы язылган көндәлек дәфтәрләреннән өзекләр

(№1, №2, №3 нче дәфтәрләрдән бары тик туган якны өйрәнү буенча алып барган эш турындагы фикерләр генә җыелды)

26 декабрь, 1989               Кукмара районында туган якны өйрәнү буенча эш башлана. Шул уңайдан бүген мәктәпкә Нурия Кашифовна килде. Аның белән сөйләшә башлау белән краеведение кружогын үз өстемә алдым. Кружокның бар якларын да тикшереп аңлаштык. 9 – 10 январьдә семинар. Мин була алмыйм. Беренче сөйләшүдән үк тиз аңлаштык: бүгенге фотокружокта яңа елдан соң эш барышында туган якны да өйрәнү эше кузгаласын аңлатып уздым. Гомумән алганда, бүгенге көн бу зур һәм катлаулы эшнең башлануына зур этәргеч иде. Фотокружокта яңа елга әзерләнү турында сөйләштек.

12 январь, 1990            22 январьдә педсовет һәм башка мәсьәләләр. Туган якны өйрәнү эшенең башлануы турында. Китапханә һәм фотокружокның кискен соруларын яктыртып уздым. Бу көнне краеведение кружогының башлану көне дип әйтергә мөмкин.

15 январь               Туган якны өйрәнү буенча 3 класста ( 5”в”, 6”в”, 6”а”) 1 әр дәрес чыгыш ясадым.

16 январь             Китапханәдә 1 класслар өчен история родного края дәресе булды. Нуриев Рамил алып бара. Бик эчтәлекле узды. Фотокружок булды. 8”б” классында туган якны өйрәнү буенча чыгыш ясалды. Зур кызыксыну белән тыңладылар.

17 январь           Туган якны өйрәнү дәресләре минем бүлмәдә уза. Бүген 2-3 дәрес узды. Ягъни 8”а” һәм 8”б” классларында татар теле вакытында. 2 класстан да татар телен укымый торганнар туган як тарихы дәресенә килә. Рамил Бариевич бар мөмкинлекләрдән файдаланып кызык итеп уздыра белә. Туган якны өйрәнү буенча беренче экспонатлар килә башлады. Фотосөючеләр беренче фотоларын алып киләләр.

6 февраль           Туган якны өйрәнү буенча бераз эш бара. Бүген 4-5 малай белән җыелып сөйләштек. Үзебездәге фото әйберләрен тәртипкә китереп куйдык.

9 февраль           Мәктәпнең тарихын ничек язарга? Шушы сорауга җавап эзлибез. Фирдәүсә Галимзяновна белән киңәшләшеп алдык. 8”б” классыннан Бадриев Рөстәм һәрвакыт ярдәм итә, дәресләрдән соң кала, бүген дә 1 сәгать монда булды. Ярдәм итте.

19 апрель, 1990       Нигәдер башта эш бармады. Таркау булды, китаплар да алып менә алмадык. Сөенечлесе шул булды – бүген иске әйберләр алып килделәр. Кружок булып узды. Фотога төшердек.

21 апрель          Бүген альбом төзү эшенең башлануы дип әйтергә мөмкин. 9 класс кызлары фотолар белән танышып, мәктәп тарихын язуны үз өсләренә алдылар.

3 май          Төштән соң фотокружок булып, файдалы сөйләшүләр булды. Фотоальбомнар ясый башладык.

4 май        Бүген фотоальбом эшен дәвам иттердек. Рөстәм (8”Б”) бик зур ярдәм итә. Башка укчылар да. Алардан башка берни эшләп булмый.

5 май      Дәресләрдән соң фотоальбом төзү эше дәвам итте.

7 май        фотоальбом эшен дәвам иттек. Ветераннар белән очрашу булып узды. Аерым язылды (Ул язмалар аерым язылып папкага җыелып бара).

12 май       Мәктәпнең фотоальбомнары өстендә эш дәвам итә һәм бу юнәлештә бик күп эш эшләнелә.

14 май       Рафис альбом эшен дәвам итте. Күп эш эшләнде.

17 май      Дәресләрдән соң без, ниһаять, бергәләшеп җыела алдык. Һәм кружок уздырдык. Бик кызыклы түгәрәк утырышы булып узды. Алда торган бурычлар, проблемалар турында сөйләштек. Фотоальбомнар эшен тәмам итү -  алда торган бурычның берсе. Иртәгә картингистлар республика буенча ярышларга дип Чаллыга китәләр. Аларны фотоаппарат белән коралландырып озатасы бар.

19 майда мәктәп күләмендә сабантуй. 23 майда линейка. Линейкада (соңгы звонок) фотоальбомнарны тапшырырга кирәк.

Кружок вакытында фотога төштек. Бүген диретор белән очрашып үземнең теләкләремне белдердем. Бар классны да фотога төшереп калдырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек.

18 май      Иртән картинг буенча ярышларга, фотоаппарат әзерләп аңлатып биреп җибәрергә туры килде.  ...Рафис дәресләрдән соң калып ярдәм итте. Өенә эшләп бетерергә фотоальбом алды.

21 май     Фотоальбом эше дәвам итте.

22 май     Фотоальбом эшен бүген мәктәптә эшләдек.

23 май     Иртәнге линейкада мәктәп тарихының 2 фотоальбомын директорга тапшырдык. Һәм шуңа кушып 70 фото.

Бүген 3 “А”, 2 “Б”, 3 “в”, 3 “б”, 6 “а”, 6 “б” классларын фотога төшердем.

14 июль      Мәктәп тарихын күчерә башладым. Бу бик кыйммәтле документның күчермәсен мәктәпкә тапшырып, ә төп нөсхәсен үземдә калдырырга исәп тотам.

Фотоальбомнар эшен дәвам иттем.

22-29 июль      Мәктәптән 4 укучы белән Татарстанның Куйбышев районында урнашкан Шәһри Болгарга экспедициягә киттем. Казу эшләрендә катнаштык. 8 “а” класcыннан Бадрутдинов Марат, 8 “б” класыннан Бадриев Рөстәм, Насибуллин Илшат, Шакиров Фархад һәм үзем.

Бу экспедиция мәктәп тормышында шактый эз калдырган вакыйгаларның берсе иде.

14 август      Болгар турындагы стенд өчен материаллар бирдем.

20 август     Хәзер художниклар эшли торган бүлмә алар киткәч, краеведение һәм музей өчен булачак. Ә мин китапханәне шунда күчереп монда инде әзер бүлмәләргә музей һәм краеведение бүлмәсе ясарга кирәк дип саный идем. Рашидә апа да килеште моның белән... мине краеведение алырга кыстый башлады, әмма соң иде инде.

22 август       Конференциягә әзерлек бара. Бүген мин ясаган фотоларны карап иң кирәклеләрен сайлап алдылар. Шуңа 2 фотоальбом өстәлә.

30 август     Художниклар бар әйберләрен җыеп китәргә йөриләр инде. Алар эшләгән бүлмәдә краеведение укытылачак һәм икенче ягында музей булачак.

8 сентябрь    Музей эше, аны төзү турында Рашидә апа белән сөйләшү булды.

9 ноябрь      Сәгать 1гә кадәр эшләдек. “Яшь ленинчы” да мәктәп турында мәкалә чыккан.

3 декабрь     Дәреслекләрне макулатурага тутырырга әзерли башладым. 9 класслар ярдәм иттеләр.

Бүген музей бүлмәсен оформить итү турында сүз булды. Рашидә апаның да, художникларның да уй-фикерләре туры килә. Музей бүлмәсе яхшы булырга тиеш.

4 декабрь    Художниклар музей бүлмәсен эшли башладылар. Бергәләшеп фикерләштек. Планнары бар инде.

5 декабрь     Краеведение дәресләрен Рашидә апа китапханәдә уздыра башлады. 2 дәрес 7 класста иде.Сүз колхозлашу еллары турында иде. Шунда сүзгә мин дә кереп киттем. Сүз музей турында сөйләшүгә күчте. Укучыларны музей өчен иске   әйберләр алып килү белән кызыксындырдык.

Художниклар оформление өчен материал сорыйлар. Бар эшен бетереп китәргә телиләр. Шундый нәтиҗәгә килдек әле: хәзергә планшетларны художникларга эшләтмәскә. Материал җыйгач, үзебез эшләрбез.

11 декабрь    Рашидә апа керде. Художниклар стендлар өчен исемнәр сорыйлар икән. Аны бергәләп яздык.

21 декабрь    Рафаэль абый белән В.Поляныдан фотоальбомнар алып кайттык. Мәктәп тарихын алып бару өчен бик яхшы альбомнар.

23 январь, 1991 ел       Бу көннәрдә 50 - 100 лекләрне алмаштыру бара. Аларны җыеп бухгалтериягә төшерергә кирәк икән.

1 февраль        Дәресләр бетәр алдыннан Казан университетыннан “Снежный десант” килде. Алар үзләренең эшләре турында сөйләделәр, кечкенә генә концерт күрсәттеләр. Очрашу эчтәлекле, күңелле узды. “Снежный десант” 2 нче удар армиянең һәлак булган урынында казу эшләре алып бара.

2 февраль       Мәктәп тормышын аерым бер дәфтәргә язып барырга булдым, чөнки  бу тормыш эчтәлекле, күпкырлы. Хәзер 4 нче мәктәп тарихын тулы итеп язып калдырмасаң, соңыннан бу тарихны өйрәнгәндә авыр булачак. Тулы тормыш булмаса да, төрле планда киң кырлы эшчәнлекне, кызыклы вакыйгаларны язып барырга мөмкин булыр дим.

4 номерлы Кукмара мәктәбенең вакыйгалары яңадан кайчан да булса яшь буында зур кызыксыну уятыр, мәктәп тарихын өйрәнгәндә бу язмалар тарихи чыганак булып калыр дип ышанам.

26 февраль            Мәктәп гел яңара , үзгәрә бара, керсәң өеңдәге кебек хис итәсең. Мәктәп тарихы альбомы эшләнә башлады.

13 март, 1990          Бүгенге көн аерым бер исем астында аерым биткә язылып, папкага урнаштырылды. Мәктәп тарихы буенча тагын бер папка алып барыла. Анда газеталарда мәктәп турында чыккан мәкаләләр һәм аерым бик истәлекле көннәр турында язмалар.

26 март                 Китапханәдә газета-реклама чыгарылды. Иске әйбернең фотоларын ябыштырып, укучыларда кызыксыну теләге уятыр өчен эшләнде бу.

28 март              Рафаэль белән Рөстәм фотолабороториядә эшләделәр. Узган ел чыгарган фотогазеталарны стеналарга беркетәбез.

В.Поляныдан иске әйберләрнең бер өлешен алып мендем. Аларның бер өлеше мәктәп музеенда урын алачак.

20 апрель              Кичә, бүген Болгарга бару турында сүз алып барабыз. Теләге булганнар бик күп.

11 май               5 “б” классыннан бер малай 1917 елда язылган хат алып килде. Бу класста кызыклы сөйләшү булып узды. Бөтен күңелем белән яңадан иске әйберләр җыю турында уйлый башладым.

27 июнь                 ...Рашидә апа музей бүлмәсенә стендларга материаллар әзерли.

2 июль           Болгарга баручылар мәктәпкә җыелып сөйләштек, хәл иттек. Иртәгә кузгалабыз.

3-14 июль                Мәктәптән 7 укучы, 2 җитәкче – мин һәм Идрисова Г.Н. Болгарда экспедициядә булып кайттык. Ял иттек, эшләдек, мәктәп музее өчен экспонатлар алып кайттык (бу көннәр турында Болгар көндәлекләрендә язылган).

1 август, 1991 ел             ... Мәктәп тарихы өстендә эш бара. 1 фотоальбом.

3 август         ... Музейның бер өлешен ачу турында сүз булды.

1991 ел         Кукмара 4 нче урта мәктәбенең тарихын язу дәвам итә һәм бу язмалар мәктәпнең 3 нче уку елына ничек әзерләнүен һәм яңа уку елындагы тормышын сурәтлиләр. Башка елъязмалар (№1, №2) иң элек аерым дәфтәргә язылып, соңыннан бераз үзгәртелеп күчерелделәр. Бу язма турыдан – туры көннеке үз көнендә язылган  мәктәп тарихы булып тора. Шулай ук  искәртеп узарга кирәк, бу елъязма да бар вакыйгаларны сыйдыра алмый, бары тик бер өлешен генә ала. Язучының дөньяви карашы белән бәйле. Язманың шактый тормышы китапханә тормышы, мәктәп тарихын өйрәнү, туган як тарихын өйрәнү турында булачак.

Языла башлады 12 август 1991 ел. Ни өчен 12 август дигәндә, шушы көннән коллектив бергә җыелды һәм яңа уку елына әзерлекнең соңгы этабы башланды.

15 август               Кичә музей бүлмәсендә эш башланган иде. Бүген тукталып торды әле.

1 нче сентябрьдәге “туган тел” дәресенә әзерлек башланды. Шулай ук 10 класста Болгар турында сөйләшүне дәвам итәргә телибез. Туган якның тарихын өйрәнүдә күрсәткән тырышлыклары өчен кайбер укучыларны бүләкләргә булдык.

25 август               Укытучылар бүлмәсе, китапханә һәм краеведение бүлмәсе – төп эш кайнаган бүлмәләрнең бер өлеше. Укытучылар бүлмәсендә яңа уку елына әзерлек, краеведение бүлмәсендә конференциягә стендлар эше бара.

31 август               Укытучылар 2 нче сентябрьдән беренче дәрескә әзерләнделәр. Без Фирдания Кашафовна һәм Галия Минемулловна ике 10 классны бергә утыртып Болгарга сәяхәтебез турында дәрес уздырырга булдык. Әзерләп куйдык.

2 сентябрь              Тантаналы линейкадан укучылар дәресләргә уздылар. Дәрес “Туган Республикам - Татарстан” дип атала. 2 нче, 10 нчы класста Болгар – 91 сәяхәте турында дәрес уздырдык. Дәресне Рафаэль абый  видеога төшерде. Фотога төшердек.

3 сентябрь                Бүген актовый залда беренче 2 дәрес вакытында мәктәп тормышын сурәтләгән видеофильм күрсәтелде. Бик яхшы төшерелгән. Шулай ук Болгар сәяхәте турында дәрес тә.

8 октябрь             Бәйрәмнән соң укулар башланып китте.

Бүген туган якны өйрәнү түгәрәге үзенең эшен башлады. Фотолаборатория тәртипкә китерелде. Аны фотолар ясый алырдай итеп әзерли башладык. Фотоальбомнар өстендә эш дәвам итте.

9 октябрь               Дәресләрдән соң укытучыларның киңәшмәсе булып узды. РОНОдан методистлар менде.

Китапханәдә эш кайнады. 10 “б” класс кызлары фотоальбом өстендә эшләделәр. Малайлар пленкалар проявить иттеләр.

15 ноябрь              Ниһаять краеведение бүлмәсендә эш башланып китте. Бар материалны барлап Рашидә апа белән зур эшне эшли башладык. Музей өчен стендларга материал урнаштырабыз, текст әзерлибез. Бүген 3 стендлык материалны әзерләдек инде. Аллаһ бирсә иртәгедән ябыштыра башлыйбыз.

16 ноябрь              Музей стендлары өстендә эш дәвам итте. Яңа материаллар эзләп табабыз, төрле вариантлар эшләп карыйбыз. Иң авыры, бәлки, беренче стенд “Туган ягыбызның борынгы тарихы” булгандыр. Хәзер Болгар чорын эшлибез. Әле стендларга материал беркетелмәде.

19 ноябрь              Музей эше дәвам итә. Бүген бер стенд ясалып эленеп куелды. Икнечесе ябыштырыла башлыды.

22ноябрь, 1991 ел             Музей бүлмәсендә 3стендның эше тәмам булып эленеп куелды. Хәзер пыяла астларына куела торган экспонатлар өстендә эш бара. “Казан ханлыгы” һ.б. алдагы өч стендка материал җыела башлады. Шулай ук китапханәдә кружок дәвам итә. Фотоальбомның 5 нче номерын эшли башладык.

28 ноябрь           Музей эше. Җентекләп Казан ханлыгы тарихын әйрәнәбез. Бик күп материал җыйналды.

2 декабрь      Методик атналык башланды. Укытучыларның күбесе ачык дәресләр бирәләр. Зур әзерлек эшләре башланды. Җомга көнне туган якны өйрәнү түгәрәге ачык дәрес бирәчәк.

6 декабрь           6 дәрестән соң китапханәдә кружок утырышы башланды. Укытучылар кереп утырдылар, Сәрдектән Заһит абый һәм танылган укытучы Идия Харисовна килгән иде. 4 кызыбызны туган көннәре белән котладык. Өлкәннәр үз эшләре белән мәшгуль булдылар. 6”а” белән яңа тема уздык. Аннары барыбыз бергә музей бүлмәсенә төштек. Сөйләшүне анда дәвам иттек. Яхшы килеп чыкты кебек инде.

11 декабрь               Музей бүлмәсендә эш тукталмый дәвам итә. Материал туплана.

18 декабрь             Яңадан музей бүлмәсендә зур эш башланды. Өч стендка материал туплый башладык. Ә бүген исә текстлар өстендә эш тәмам булды, икенче стендка күчтек.     Туган якны өйрәнү кружогы кичә РДК га театрга культпоход оештырды.

20 декабрь              Менә икенче ел инде мәктәп укучылары Мәчкәрә ярдәмче-интернат мәктәпкә концерт белән баралар, бүләкләр алып баралар. Бүген 6”в” классы, класс җитәкчесе Венера Гильмуловна белән шушы мәктәптә булып кайтты. Алар үзләре әзерләнеп концерт күрсәттеләр. Яңа ел бүләкләрен (укучылардан җыелган кием – салым, китаплар, һ.б. әйберләр тапшырдылар). Интернатның йокы бүлмәләре белән таныштылар...

Юл уңаеннан Мәчкәрә урта мәктәбенә сугылып андагы музей белән таныштылар. Бу сәяхәт бик зур тәэсир калдырды.

1992 ел.      15.01.     Мәктәп Татарстан районнарыннан кайбер мәктәпләр белән беррәттән “Иң яхшы” исемле астында барган конкурста катнашачак икән. Методик эшләрне күрсәткән фотоальбом эшләргә кирәк. Ә фотолар безнең түгәрәк өстендә. Хәзер шушы альбомны төзү башланды.

Музей эше яңадан башлану адында тора.

17- 23 январь        Мәктәптә бик зур үзгәреш юк. Мәктәпнең альбомы көн – төн эшләнде һәм менә бүген соңгы көне. 8 альбом белән берлектә 9 нчы булып Казаннга юл алды. Фотолар кружоктан, текстларны Кәүсәрия апа белән Әлфия Абдулхаевна әзерләде, Рашидә апа матералны альбомга урнаштыруда зур хезмәт куйды, бизәү эшләре Ринат Мингазовичтан . Альбомнар белән берлектә Казанга мәктәп тормышы күрсәтелгән видеокасета да китте.

31 январь               Безнең фотоальбомнар, материаллар Казанда зур кызыксыну уяткан.

8 февраль            Безнең кружок өчен алда зур сынау тора. Март башында ачык дәрес күрсәтергә кирәк булачак.Турстанциягә Казаннан методистлар киләчәк.

12 февраль              Кичен 10 “а” классында ата – аналар җыелышы булды... 10 “а” класс укучыларының туган якны өйрәнү эшендәге ярдәме турында сөйләдем... Соңыннан әти-әниләрне фотолаборатория, библиотека, музей бүлмәсе белән таныштырдык.

5 март          Бүген Казаннан килгән тикшерү белән РОНО инспекторлары менделәр. Сәгать 11 гә турстанциягә Казаннан килгән кунаклар безнең мәктәпкә килделәр. Мин кружок белән берлектә, кунакларга ачык мероприятие “Путешествие в краеведеческий кружок” күрсәттем...

20 март          Бүген төрле мәктәпләрнең китапханәчеләре безнең мәктәпкә семинарга җыелдылар. Семинар китапханәдә узды... Аннары эшлекле сөйләшү, мәктәп книгохранилище, фотолаборотория, музей бүлмәсе белән танышу.

31 март          Туган якны өйрәнү түгәрәге үзенең эшен дәвам итә. Бүген апрель азагында булачак Тукай туган көненә, шулай ук мәктәпнең үз бәйрәменә спектакль әзерли башладык. Ш.Зәйнинең «Уеннан уймак» спектаклен өйрәнә башладык. Спектакльдә туган якны өйрәнү түгәрәге катнаша.

Музей бүлмәсендә каникул барышында зур эш алып барылды. Мин шушы 2 көндә Рашидә апа Курбановнаның зур тырышлыгы белән «Россия дәүләте составында» Һәм “Казан татарларының тормышы” исемле 2 стенд ясап элеп куйдым.

23 апрель   Туган якны өйрәнү түгәрәге көче белән Шаһиморат Зәйнинең “Уеннан уймак” водевиле күрсәтелде. Бу җырлы биюле комедиядә катнаштылар: Фирдания Кашаповна, үзем Назмутдинов З.М., 10 класс укучылары Бадрутдинов М.,  Ибрагимов А., Кучербаева А., Рахматуллина А., Закирова Г., Мусина Р.

15 май     Бүген туган якны өйрәнү түгәрәге үзенең еллык эшенә нәтиҗә ясады. Кичә уздырды. 10 класслар икесе бергә сыйныф сәгате уздырдылар. Темасы “ Татарстан күпмилләтле республика” дип атала иде. Рус, татар, удмурт телендә барды дәрес. Икенче атнада Артур Августович җитәкчелегендә экологик экспедиция әзерләнә. Мин дә шуңа кушылып этнографик  экспедициягә җыенам.

19 – 21 май            Артур Августович һәм Назмутдинов З.М. җитәкчелегендәге 21 кешелек группа экспедициядә булды һәм ике юнәлештә эш алып барды. Артур Августович экологик эш алып барды. Ул группа белән Бөр елгасының тамагыннан башына кадәр күтәрелде.  Этнографик группа экспедициядә 1 көн булды, зур этнографик материал белән кайтып эшне мәктәптә дәвам итте. Экспедициянең әһәмияте бик зур булды.

1 июль

5 июльдән туган якны өйрәнү түгәрәге Болгарга экспедициягә китә. Бу көннәрдә әзерлек бара. Юлны, продукты ягын мәктәп каплый. Яки табарга ярдәм итә. Быел укучылар белән 3 нче ел чыгабыз инде бу экспедициягә. Ел авыр булса да бу традицияне югалтмаска булдык.

17 июль

5 сендә чыгып киткән экспедиция Болгарда 10 көн булып зур, көчле тәэсирләр белән, ял итеп 16 июльдә кайтып керде. Хәзер алып кайткан материалны эшкәртү бара.